Эчтәлеккә күчү

Көньяк Африка Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Африка Республикасы latin yazuında])
(КАР битеннән юнәлтелде)
Көньяк Африка Җөмһүрияте
Байрак
Илтамга
Шигарь ǃke e: ǀxarra ǁke Edit this on Wikidata
Башкала Pretoriä, Кейптаун
Халык саны 62 027 503 (2 февраль 2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 31 май 1910 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Айсай
Рәсми тел инглиз теле, африкаанс, төньяк сото теле, Сесото теле, Свази теле, Тсонга теле, Тсвана теле, Коса теле, Зулу теле
География
Мәйдан 1,221,037 км²
ДДӨБ 1037 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 29°S 24°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 419 016 миллион US$ (2021), 405 870 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Көньяк Африка ранды
Эшсезлек дәрәҗәсе 27.2% (июнь 2018)[1]
Туу күрсәткече 2.363 (2014)[2]
КПҮИ 0.713 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 62.774 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 63.1 (2009)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төре IEC 60906-1[5]
Автомобил хәрәкәте ягы сул[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
Телефон коды +27
ISO 3166-1 коды ZA
ХОК коды RSA
Интернет домены .za


Көньяк Африка Җөмһүрияте (африкаанс Republiek van Suid-Afrika; ингл. Republic of South Africa), шулай ук КАР яки КАҖАфрика кыйтгасының көньяк өлешендә урнашкан дәүләт.

Дәүләт дөньяның нык үскән илләре рәтенә керә. Административ башкаласы — Претория, канун чыгару башкаласы — Кейптаун, хөкем башкаласы — Блумфонтейн. Илдәге кешеләрнең күпчелеген җирле халык — бантулар тәшкил итә. Африканың башка илләре арасында КАҖ Аурупадан чыккан кешеләрнең (африканерлар, инглизләр) күп булуы белән аерылып тора.

КАҖ — төрле табигый комплекслар һәм гаять зур табигый байлыклар иле. Илнең күпчелек өлеше — тигезлекле яссы таулык, ул әкренләп көньякка һәм көнчыгышка таба күтәрелә барып, таулар белән алышына. Ил территориясендә саванналар күбрәк. Табигый шартлар, бөтен Көньяк Африкадагы кебек, төньяктан көньякка таба гына түгел, көнчыгыштан көнбатышка таба да үзгәрә.

КАҖның аңа гына хас күп төрле ландшафтларында фауна бик тә бай. Күп районнарда аучылык һәм балык тоту хәзергә кадәр җирле халыкның төп шөгыле булып тора. Әмма европалылар килү белән, кыргый хайваннар саны сизелерлек кимегән, һәм аларның шактый күп төрләре бөтенләй диярлек юкка чыккан. Үлән белән тукланучы хайваннарның — антилопа, зебра, жираф, фил, зур кара буйвол, мөгезборыннарның саны аеруча нык кимегән. Арыслан, леопардлар бөтенләй диярлек юкка чыккан.

Кыргый хайваннарны тулысынча кырып бетерүдән коткарып калу, шулай ук тулаем табигый комплексларны саклау максаты белән КАҖда тыюлыклар һәм милли парклар төзелгән. Аларның иң зурысында — Крюгер милли паркында — материкта очрый торган хайваннарның барлык төре җыелган.

Уңдырышлы җир мәйданнары ак тәнле фермерлар — хосусый авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хуҗалары кулында. Фермер хуҗалыклары техника һәм ашламаларны киң кулланалар һәм шуңа күрә югары уңыш алалар. Алар кукуруз, бодай, кузаклылар, шикәр камышы, цитруслар, мамык һәм башка культуралар игәләр. Яхшы көтүлекләре булган күтәренке яссы таулыкларда сарык һәм мөгезле эре терлек асрау фермалары урнашкан. Көтүлекле терлекчелек авыл хуҗалыгында бик әһәмиятле урын алып тора.

КАҖның җир асты төрле файдалы казылмаларга бай. Бу илне геологик могҗиза дип атыйлар. КАҖ алмаз, алтын, платина, уран һәм тимер рудалары запасы һәм аларны чыгару буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора. Илнең хуҗалыгы Англия һәм Америка монополистларына бәйле, алар файдалы казылмалар эшкәртүне үз кулларында тоталар һәм аннан гаять зур табыш алалар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк Африка Җөмһүрияте.

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. 5,0 5,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.