Эчтәлеккә күчү

Портал:Сайланган эчтәлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сайланган эчтәлек latin yazuında])
(Portal:Saylanğan eçtälek битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Портал:Порталлар Портал:Сайланган эчтәлек Портал, нәрсә ул? Проект:Порталлар

Википедия авторлары максаты күп мәкалә язу түгел, ә сыйфатлы мәкаләләр язу. Шуңа күрә мәкаләләр махсус бүләкләр алалар.

Татар Википедиясенең иң яхшы һәм сыйфатлы мәкаләләре. Алар югары сыйфат стандартларына ия һәм һәр мәкаләгә үрнәк булып тора.

Бу Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләре, ләкин ниндидер сәбәпләр буенча, алар сайланган дәрәҗәсендә түгел.

Нурминкә елгасындагы буа. Халык телендә — Кабык күле.

Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары,  вак-төякләр  белән сәүдә итүче ике  кибет эшли. Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле.

↪ Дәвамы

Актуаль яхшы мәкалә

«Адмира́л» сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында Казанда була. Утка биш балллы шкалада дүртенче авырлык саны бирелде. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды, 70 тән артык кеше зыян күрә. 2015 елның 11 мартында 12: 55 (UTC+3) 112 системасы буенча коткаручыга Казанның Киров районындагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәр килә. Ут 4 мең квадрат метрга якын мәйданда тарала.

Бинадан 650-дән артык кеше эвакуацияләнә. Кайбер эшкуарлар, эвакуациягә карамастан, үз товарларын саклап калырга тырышалар. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 305 кеше һәм 76 берәмлек техника җәлеп ителгән (шул исәптән Россия ГТХМ нан — 194 кеше һәм 42 берәмлек техника). Янгынны сүндерү өчен шулай ук янгын поезды һәм өч Ми-8 вертолеты< җәлеп ителә. 21:30 сәгатьтә ачык янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак була, 70 тән артык тән җәрәхәтләре ала. Һәлак булучылар арасында-9 чит ил гражданы. 13 зыян күрүченең гәүдәләре өемнәрне чистарту барышында табыла, дүрт кеше хастаханәдә үлә, тагын ике кеше хәбәрсез югала. Соңрак, югалганнар үлгән дип таныла.

↪ Дәвамы


Көннең сайланган мультимедиасы
(мультимедиа язмасын өстәү)


Көннең cайланган рәсемe
(рәсем язмасын өстәү)
Сайланган cоңгы портал: Мифология
Сайланган cоңгы исемлек: Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге

Ser Tim Berners-Li (inglizçä Sir Timothy John «Tim» Berners-Lee; 1955) - Böyekbritaniä ğalime, URI, URL, HTTP, HTML internet texnologiälären, Bötendönya Päräwezen uylap tabuçısı. Bötendönya Päräweze konsortsiumınıñ ğämäli başlığı.

Semantik päräwez kontsepsiäseneñ avtorı. İnformatsion texnologiälär buyınça eşlärneñ avtorı.