Аксубай районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксубай районы гербы latin yazuında])
Аксубай районы гербы
Нигезләнү датасы 20 декабрь 2005

Аксубай районы гербыТатарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гербы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Герб Аксубай муниципаль районының вәкиллекле органының 20 нче номерлы карары белән 2005 елның 20 декабрендә расланган.[1]

Герб 2171 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 24 номерлы астында кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәнәксыман рәвештә зәңгәрсу (күк), яшел һәм җете кызыл (кызыл) өлешләргә бүленгән җирлектә аңа каршы очучы, арка якларыннан сурәтләнгән һәм канат очлары белән бер-берсенә орынган өч (бер һәм ике) көмеш күгәрчен белән чолгап алынган яктыртучы алтын кояш».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Канатлар һәм тирә-юньдәгеләр белән тоташучы өч көмеш кош район территориясендә өч халыкның: чуашларның, татарларның һәм русларның тыныч һәм гармонияле яшәвен символлаштыра. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Гебтагы алтын кояш Аксубай районын борынгы бабалар истәлеген саклап, киләчәк буыннарны кайгыртып яшәүче, бай традицияле төбәк буларак сурәтли. Кояш — уңдырышлылык, хакыйкать, ихласлык, дан символы.

Гербның өчкелт җирлеге күп мәгънәгә ия: район икътисадының юнәлешләрен символлаштыра: нефть, игенчелек, терлекчелек; басулар ел фасыллары алмашын һәм аңа нигезләнгән еллык циклны күрсәтә, шулай итеп, район җитештерүнең авыл хуҗалыгы юнәлешенә басым ясам ясала.

Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

җете кызыл — caбатырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.

Ачык зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Россия составында башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аксубай районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]