Башкорт Кыш бабае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт Кыш бабае latin yazuında])

Башкорт Кыш бабае (баш. Башҡорт Ҡыш бабайы) — башкортларның Кыш бабае, Яңа ел бәйрәменең төп аксакалы буларак, йөз ел чамасы элек барлыкка килгән, дип фаразларга мөмкиндер.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманнарда декабрь аенда, кышкы иң кыска көн һәм иң озын төн билгеләнгән чорда, башкортча Яңа ел — Кышкы Нардуган уздырылган. «Челлә бабай» — бу бәйрәмнең төп персонажы — бәйрәм оештырган. Нардуган 25 декабрдә башланып 5 февральгә кадәр дәвам иткән. Исеме борынгы төрки «нар» (нур) һәм «дуган» (туган) сүзләреннән килеп чыккан. «Нур туган» яки көн (кояш) туган дигәнне аңлата.

Бала-чага өйдән-өйгә йөреп халыкны бәйрәмгә чакырганнан соң, яшьләр иркенрәк йортка җыела. Бәйрәмне алып баручы яки Юлбарсы сайлана. Бу бәйрәм уен-көлке, хәрәкәт, төзлек ярышлары, шаяртулар, зирәклекне сынаган табышмаклар белән озатыла.

Нардуган байрамында узган елдагы иң истәлекле вакыйгаларны искә алып, киләсе елга матур теләкләр теләнә.

Нәүрүз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек башкорт ата-бабалары Яңа елны 21-22 мартта — көн белән төн тигезләшкән вакытта, җир кардан ачыла, елгаларда боз эри башлаганда, билгеләгән, һәм ул бәйрәм Нәүрүз дип аталган. Нәүрүзне ислам дине килеп чыкканга кадәр Урта Азия, гомумән, көнчыгыш халыклары гасырлар дәвамында билгеләгән һәм һаман да бәйрәм итәләр.[2][3]

Яңа ел бәйрәме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортлар Яңа елны, йөз еллар чамасы элек, совет власте елларында, бәйрәм итә башлаган. Ислам дине Яңа ел байрамен, мәҗүси йолаларга таяна, дип кабул итмәгәнлектән, башкорт ата-бабаларыбыз аны билгеләмәгән.[4]

Кыш бабай резиденциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыш бабай, оныгы Карсылу белән бергә, Башкортстан Республикасының Ишембай районындагы геопарк биләмәсендә, Торатау итәгендәге Шихан авылында, яши.

Кыш бабай, Карсылу кызы белән, үзенең резиденциясенә башкорт атына җигелгән чанасында килә. Чананың алгы ягында утырган кучер башкорт аты белән идарә итә. 2023 елда, яңа, 2024 елны — Аждаһа елын каршылаганда, Кыш бабайның аты эзеннән башкорт милли киемендәге экзотик арктик җәнлек — ак аю куып килгәнен күрә тамашачылар.

Кыш бабайны һәм аның Карсылуны башкорт тирмәсендә башкортча сәламләп каршы алалар. Кунаклар белән бергә курай озатуында яшел чыршыга багышланган, саф һавалы кыш мизгелен мактаган һәм данлаган җырлар җырлыйлар.

Торатау итәгендәге баба биләмәсендә балалар һәм олылар өчен дә күңел ачу чаралары каралган. Әкият персонажлары Яңа ел бәйрәме тәмамланганчы яши: алар балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлый, шигырлар һәм җырлар башкарган балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлый, могҗиза илендә балалар бүләкләр алып, ял сәгатьләрен күңелле үткәрә. Мондый баба резиденциясе республикада бердәнбер, ул 20 гыйнварга кадәр ачык була. Кунаклар үзәк урамда баба һәм Карсылу белән фотога төшә, тәмле ризыклар белән сыйлана, ат җигелгән чанада, каргизәрләрдә йөрү тәкъдим ителә.[5]

Төрле район-калалардан килүчеләр өчен Яңа елда биредә төрле уеннар, конкурслар, осталык дәресләре оештырыла. Балалар арасында Кыш бабайга үтенеч хаты язу йоласы бар. Баба тирмәсе ачылу белән хат язган балалар бүләкләр алып куана. Килгән кунаклар өчен кафе эшли, гаиләләргә үзе экологик кунакханә номерлары тәкъдим ителә. Торатауга яңа корулы баскычлар буйлап күтәрелү мөмкинлеге бар. Шулай ук шугалак шуырга, атларда атланып, квадроциклда йөрергә, якшы һава шартларында гына паропланда очарга мөмкин.

Геопарк сайтына кереп алдан язылучылар сәүдәгәрлек нигезендә төзегән хезмәтләр белән файдалана ала.

Ял итүчеләргә төрле сәяхәтләр тәкъдим ителә.

«Торатау» геопаркы шулай ук Гафури районы биләмәсендә урнашкан «Җилем» табигать паркы да карый.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңы йыл иртәлеге «Ҡыш бабайҙа ҡунаҡта»]