Белем җәүһәрләре
Белем җәүһәрләре | |
Нигезләнү датасы | 5 февраль 2010[1] |
---|---|
Әһәмиятле кеше | Раил Гатауллин |
Нигезләүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Таттелеком |
Дәүләт | Россия |
Уртак хезмәттәшлек | VK һәм Татар Википедиясе |
Төп тема | сайт, социаль медиа[d], веб-портал[d] һәм социаль челтәр[d] |
Кулланылган тел | татар теле |
Рәсми веб-сайт | konkurs.belem.ru |
Белем җәүһәрләре Викиҗыентыкта |
Белем җәүһәрләре — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе.
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.[2].
Оештыручылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бәйгенең учредителе (нигез салучысы) һәм төп оештыручысы — җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте.
- Бәйгенең төп оештыручы-партнерлары:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,
- Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте,
- «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте,
- «Аксу» компаниясе.
- Номинация партнёрлары:
- ВКонтакте социаль челтәре
- Татарча Википедия өчен Викимедиа Россия табышсыз партнёрлыгы һәм татарча вики-волонтёрлар берләшмәсе (проект бите)
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәйге беренче тапкыр 2010 елда үткәрелә. Бәйгенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. 2017 елгы бәйгесендә катнашучы гаризалары 10 февраль белән 10 сентябрь арасында кабул ителә.[3]
Номинацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:[3]
- «Укытучы — җәүһәр»
- «Укучы — җәүһәр»
- «Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре»
- «Урта белем — яшь җәүһәрләр»
- «Югары белем — фән җәүһәрләре»
- «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»
- «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы»
- «Күренекле татар җәүһәрләре»
- «Җәүһәрләр галәме»
Җәүһәрләр тезмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең җиңүчеләре тезмәсе:[4]
Татар Википедиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар википедиясе бу бәйгедә 2010 елда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урынны яулый. 2011 елда шул ук номинациядә беренчелеккә ирешә[7].
-
2010 елда «Татар Википедиясе» икенче урын ала
-
2011 елда «Татар Википедиясе» беренче урында
-
2021 елда Татар Википедиясенең актив кулланучылары булган Әмир әфәнде һәм Римма Васильева ханымны Владимир Медейко һәм Раил Гатауллин бүләклиләр
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://konkurs.belem.ru/node/19
- ↑ Белем җәүһәрләре бәйгесенең рәсми сайты
- ↑ 3,0 3,1 Раил Гатауллин: «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый!
- ↑ «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җәүһәрләре
- ↑ Раил Гатауллин: Казанда VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
- ↑ .tatar доменында эшләүче "Татар-информ" агентлыгы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңде, archived from the original on 2016-11-05, retrieved 2017-02-13
- ↑ Җәүһәрләр