Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Бөтендөнья татар яшьләре форумы | |
Тип |
татар яшьләре оешмасы |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр | |
Урнашуы |
420066 |
Төп фигуралар | |
Веб-сайт |
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Bötendönya tatar yäşläre forumı (рус. Всемирный форум татарской молодежи, ингл. The World Forum of Tatar Youth), рәсми исеме Татарстан Республикасы «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» региональ иҗтимагый оешмасы (рус. Региональная общественная организация «Всемирный Форум татарской молодежи» Республики Татарстан, РОО «ВФТМ» РТ; ингл. Regional public organization The World Forum of Tatar Youth in Republic of Tatarstan[1]) ― 2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелгән иҗтимагый оешма (җыен, берләшмә). Форум бөтен дөнья буенча сибелгән 100дән артык иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштерә. Аларның функцияләренә яшь буын татарларның милли үзаңын формалаштыру, халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре керә. Аерым алганда, форум «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Акыл фабрикасы» кебек чараларны оештыручы булып тора [2].
Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Форумда катнашучыларның игътибар үзәгендә яшь буын татарларның милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре тора [3].
- яшь татар буынының туган телне, үз тарихын һәм мәдәниятен белү, милләт үсешенең якын киләчәккә юнәлешләрен билгеләү кебек милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү;
- татар яшьләрен берләштерү, уй-теләкләрен якыннанрак белү, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштыру;
- тупланган милли кыймәтләрне һәм олы буын гореф–гадәтләрен үзендә күтәреп барган, шуның белән татар милләтенең үсешен тәэмин иткән яшь буын белән эшләү;
- яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү.
Идарә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы нигезендә, ике елга бер тапкыр оешманың корылтае уздырыла[1]. Форумнарны Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы оештыра.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелгән. 2012 елның 5 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 1121600002369 номеры астында теркәлгән[4].
- I Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елның 24–28 июнь көннәрендә узган. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм 16 чит илдән 484 делегат катнашкан.
- II Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2006 елның 21–25 июнь көннәрендә узган. Анда Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 580 делегат катнашкан.
- III Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2008 елның 26–31 август көннәрендә узган. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 461 делегат катнашкан.
- IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2010 елның 27–31 август көннәрендә узган. Форум эшендә 550 делегат катнашкан: Татарстан районнарыннан – 100гә якын, Россиянең 45 төбәгеннән – 300, 24 чит илдән 155.
- V Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2012 елның 27–31 август көннәрендә узган. Форум эшендә 753 яшь буын вәкиле катнашкан: Татарстан районнарыннан – 145, Россиянең 41 төбәгеннән – 414, 24 чит илдән 194.
- VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2014 елның 1–5 август көннәрендә узган. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 600гә якын делегат катнашкан.
- VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2016 елның 4-7 август көннәрендә узган. Форум эшендә Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 900гә якын делегат катнашкан.
Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2008―2012 елларда ― Руслан Айсин (1980 елгы)
- 2012―2019 елларда ― Тәбрис Яруллин (1986 елгы)
- 2019―2023 елларда ― Ленария Мөслимова [5]
- 2023 елдан ― Райнур Хәсәнов (2000 елгы, Башкортстаннан, Казанда урта һәм югары белем алган. IT-белгече. «Ачык университет» проектының кураторы) сайланган[6].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Устав РОО Всемирный форум татарскрой молодежи
- ↑ Ленария Муслюмова покинула пост главы всемирного форума татарской молодежи. Бизнес-Онлайн, 15.12.2023(рус.)
- ↑ Организация: МОО Форум татарской молодежи. DOBRO.RU(рус.)
- ↑ Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Всемирный конгресс татар
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан китә. Татар-информ, 15.12.2023
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов сайланды. Татар-информ, 15.12.2023