Эчтәлеккә күчү

Калып:MainPage/section-fa

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/MainPage/section-fa latin yazuında])
Нурминкә елгасындагы буа. Халык телендә — Кабык күле.

Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары,  вак-төякләр  белән сәүдә итүче ике  кибет эшли. Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле.

↪ Дәвамы