Кар кызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кар кызы latin yazuında])
Кыш бабай белән Кар кызы

Кар кызы (рус. Снегурочка) — әкият һәм яңа ел персонажы, Кыш бабайның оныгы, аның даими юлдашы һәм ярдәмчесе. Бәйрәмнәрдә балалар һәм Кыш Бабай арасында арадашчы буларак чыгыш ясый.[1] Кайвакыт кечкенә кыз, кайвакыт җитлеккән кыз образында сурәтләнә. Соңгысы ешрак. СССРда Кар Кызының Кыш бабайның ярдәмчесе сыйфатында беренче рәсми чыгышы 1937 елда Мәскәү Союзлар йортында узган очрашуда була.

Персонаж тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус фольклорында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кар кызы образы славян халык йоласында теркәлмәгән, ләкин халык фольклорында бар. Рус фольклорында Кар кызы Кардан ясалган һәм терелгән Снегурка турында халык әкиятенең персонажы булып тора. Бу сюжет 1869 елда А. Н. Афанасьев тарафыннан эшкәртелә һәм аның «славяннарның табигатькә шигъри карашлары» дигән хезмәтенең икенче томында басылып чыга: «Снегурка (снежевиночка, немецларда Schneekind) кардан туганга шулай дип атала». Әкияттә карт һәм карчык кардан курчак ясыйлар һәм ул терелә, ә җәй көне кыз дуслары белән урманга бара һәм эри.

Сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1873 елда А.Н. Островский, Афанасьев әкиятләре йогынтысында, «Снегурочка» пьесасын яза. Анда Кар Кызы Кыш Бабай һәм Весна-Краснаның (Яз кызы) кызы булып күренә, ул кояш илаһы Яриланы хөрмәт итүнең җәйге ритуалы вакытында һәлак була. Матур ак чәчле кыз кыяфәтендә. Башта пьеса тамашачылар арасында уңышсыз була. Ләкин 1882 елда Н.А. Римский-Корсаков пьеса буенча шул ук исемдәге опера куя, ул зур уңыш казана.[1]

Кар кызы образы XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы педагоглары эшләрендә алга таба үсеш ала, алар балалар Раштуа чыршылары өчен сценарийлар әзерлиләр. Революциягә кадәр үк кар кызы фигуралары чыршыга эленгән, кызлар Кар кызы костюмнары кигән, әкиятләрдән, Островский пьесасыннан яки операдан фрагментлар инсценировкаланган. Бу вакытта алып баручы ролендә Кар кызы чыгыш ясамаган.[1]

Советлар Союзында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциядән соң дин дәүләтнең үсә барган басымы һәм контроле астында була, шул исәптән Раштуа һәм аның белән бәйле барлык гореф-гадәтләр. 1929 елдан совет Россиясендә Раштуаны бәйрәм итү тыелган. СССР ХКСның 24.09.1929 елгы «Яңа ел көнендә һәм барлык дини бәйрәмнәр (элекке махсус ял көннәре) көннәрендә өзлексез җитештерү атнасына күчеп баручы предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эш вакыты һәм ял вакыты турында» карары буенча эш гомуми нигездә башкарыла.[2]

Әмма 1935 елда дәүләт сәясәте борылышы нәтиҗәсендә Раштуа традицияләре Яңа елны (1 гыйнвар) дөньяви бәйрәм итүнең бер өлеше буларак яңадан карала. Совет чорында яңа ел чыршыларын оештыру буенча китапларда Кар Кызы Кыш бабай белән беррәттән, аның оныгы, ярдәмчесе һәм балалары арасында аралашуда арадашчы буларак чыгыш ясый. 1937 ел башында Кыш Бабай һәм Кар кызы беренче тапкыр бергә Мәскәү Союзлар йортына чыршы бәйрәменә киләләр. Кызык,советларның беренче сурәтләрендә Кар кызы ешрак кечкенә кыз итеп сурәтләнә, кыз рәвешендә аны соңрак күрсәтә башлыйлар. XX гасыр башындагы почта открыткаларында Кыш бабайны еш кына яңа ел малай озата бара, һәм әгәр бабайны кызыл яки ак тунда сурәтләсәләр, малайны зәңгәр костюмда. Бу традиция Союзлар Йортындагы беренче рәсми чыршыда барлыкка килгән бәйрәм персонажларының костюмнары төсләрен билгели: Кыш бабайны зәңгәр төстәге киемдәге Кар кызы озата бара.[3]

Сугыштан соңгы чорда Кар Кызы Кыш бабайның барлык бәйрәм тантаналарында һәм котлауларында мәҗбүри юлдашы диярлек. Яңа ел алдыннан еш кына Кар Кызы булып театр ВУЗлары студентлары һәм актрисалар эшли.[1]

«Снегурочка» (1968) фильмы өчен Мера елгасы янында «берендилар авылы» төзелә. Урынны сайлау очраклы булмаган: бу якларда, Щелыковода, Островский үз пьесасын язган. Фильмны төшерү тәмамланганнан соң агач декорацияләр Костромага күчерелә, анда «Берендеевка» паркы барлыкка килә. Моннан тыш, Костромда 2008 елда Кар кызы тереме төзелә, анда ул ел әйләнәсе кунаклар кабул итә. 2009 елның 4 апрелендә беренче тапкыр рәсми рәвештә Кар кызының туган көне билгеләп үтелә. Шул вакыттан башлап Костромда кар кызының туган көне ел саен билгеләп үтелә.[4] 2020 елда Костромда шулай ук Кар кызы модасы музее ачыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Душечкина Е. В. Дед Мороз и Снегурочка // Отечественные записки : журнал. — М., 2003. — № 1.
  2. Рожков А. Ю. В кругу сверстников: жизненный мир молодого человека в Советской России 20-х годов : в двух томах (Том 1) — Краснодар: Перспективы образования, 2002 — Стр. 171—205 с.— ISBN 5-93749-017-7
  3. Идеологически верная Снегурочка: откуда взялась внучка Деда Мороза.
  4. 5-6 апреля 2013 года в Костроме состоится V Межрегиональный праздник, посвященный Дню рождения Костромской Снегурочки. 2013-04-05 тикшерелгән.(үле сылтама)

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Снегурочка» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.