Лия Рамазанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лия Рамазанова latin yazuında])
Лия Рамазанова
Туган телдә исем Лия Шамил кызы Рамазанова
Туган 3 октябрь 1967(1967-10-03) (56 яшь)
СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб-офтальмолог
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясене атказанган табибы - 2024
Сайт Liya Ramazanova

Лия Рамазанова, Лия Шамил кызы Рамазанова (Лия Шамильевна Рамазанова, 1967 елның 3 октябре, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан) ― табиб-офтальмолог, медицина фәннәре докторы (2011), Әстерхан дәүләт медицина университетының отоларингология һәм офтальмология кафедрасы профессоры, Россия Федерациясенең атказанган табибы (2024).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 4 октябрендә Әстерханда туган. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Әстерхан дәүләт медицина институтының (2014 елдан университет) дәвалау факультетын (1990), аннары ординатураны тәмамлагач, Әстерхан шәһәрендә урнашкан (Татищев ур., 2) Александр-Мария өлкә клиник хастаханәсендә[1] офтальмология бүлегенең табиб-офтальмологы булып эшли башлаган. 2004 елдан өлкә клиник хастаханәсенең лазер хирургиясе бүлеген җитәкли, актив офтальмохирургия эшчәнлеген дәвам итә[2].

2009 елдан Әстерхан дәүләт медицина институтының отоларингология һәм офтальмология кафедрасында эшли[3].

2006 елда «Өлкән яшьтәге глаукомалы пациентларда неврологик үзенчәлекләр»темасына кандидатлык диссертациясе, 2011 елда «Баш миенең хроник кан тамырлары авырулары вакытында нейрофтальмологик синдромнар» темасына докторлык диссертацияләре яклаган[4].

Әстерхан өлкәсендә беренче тапкыр күрү органына 11 яңа төрле хирургик операция үткәрә һәм практик кулланышка тапшыра, шул исәптән аллолимбаль трансплантация методикасы, аллопластик материалларны күзлек һәм дәвалау кератопластикасына трансплантацияләү, глаукома вакытында дренажлар һәм клапан имплантациясе, микроимпульслы лазеркоагуляция, субпороглы лазерлы хирургик дәвалау, күз эченә имплантлар кертү[4].

Ел саен 300дән дә ким булмаган операция башкара, шуларның 80% тан артыгы ― катлаулылыкның югары категориясе. Киң консультатив эш алып бара, аның нәтиҗәләре буенча үзәк шартларында һәм Әстерхан өлкәсендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә пациентлар сайлап алына, клиник-эксперт эше читтә дә, төп эш урыны буенча да башкарыла[2].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нейрофтальмология, офтальмохирургиядә инновацион технологияләр, рефракцион офтальмохирургия. Фәнни эш белән уңышлы шөгыльләнә, төрле махсуслашкан басмаларда актив рәвештә басыла һәм даими рәвештә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә офтальмология мәсьәләләре буенча узучы халыкара конгрессларда һәм конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый[2].

Фәнни хезмәтләре һәм методик эшләнмәләре: 121 басылган хезмәт публикация, ш.и., 4 уку-укыту әсбабы һәм 117 фәнни хезмәт авторы[4].

Төп фәнни басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Клинические гериатрические синдромы и локальный кровоток при офтальмопатологии в пожилом возрасте. /Системный анализ и управление в биомедицинских системах. 2020. Т. 19. № 3. С. 44-48.
  • Терапия офтальмологических нарушений при цереброваскулярных заболеваниях. /Клиническая неврология. 2020. № 1. С. 25-28.
  • Examination of the functional statement of the visual analyzer in patients with chronic vertebral-basilar insufficiency. / Information Innovative Technologies. 2018. № 1. С. 593-597.
  • Скрининговые методы исследования полей зрения у пациентов с хронической цереброваскулярной патологией. /Кубанский научный медицинский вестник. 2011. № 1 (124). С. 141-145[5].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Көньяк ФО буенча штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы,
  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының офтальмология буенча профильле комиссиясе эксперт советы әгъзасы,
  • Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росздравнадзор) эксперты,
  • Әстерхан өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты,
  • Профильле очраклар буенча суд-медицина экспертизасы бюросы эксперты,
  • Әстерхан өлкәсе офтальмологлары фәнни җәмгыяте рәисе,
  • «Табиб-офтальмологлар ассоциациясе» (рус. АВО) гомумроссия иҗтимагый оешмасының Әстерхан өлкәсе буенча төбәк бүлекчәсе рәисе,
  • Россия Офтальмологлар җәмгыятенең (рус. ООР) Әстерхан бүлекчәсе рәисе,
  • Россия катаракталь һәм рефракцион хирурглар җәмгыяте әгъзасы (RSCRS) ― Әстерхан төбәк бүлекчәсе рәисе,
  • Европа ESCRS катаракталь һәм рефракцион хирурглары җәмгыяте әгъзасы, Европа ретинологлар җәмгыяте (ESOR) әгъзасы,
  • Кара диңгез буе илләренең офтальмологлар җәмгыяте әгъзасы[2]

Әстерхан дәүләт университетының цифрлы медицина системалары һәм технологияләре кафедрасы профессоры булып эшләгән[6].

2021 елдан ― «Латышев урамындагы офтальмология үзәге»нең баш табибы (1нче Аршанский тыкрыгы, 2)[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]