Эчтәлеккә күчү

Мөхәррәм (мәчет, Ленинск-Кузнецкий)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәррәм (мәчет, Ленинск-Кузнецкий) latin yazuında])
Мәчет
Мөхәррәм
Ил Россия
Шәһәр 652519
, Кемерово өлкәсе, Ленинск-Кузнецкий, 7 Ноября ур., 2а.
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә булган бина
Төзелеш еллары 20042012 еллар
Төп даталар:
2004 ― төзелеш башлану 2012 ― җомга намазы укыла башлау
Халәте гамәлдә, төзелеш дәвам итә
Сайт [Мусульмане Ленинск-Кузнецкого Рәсми сайт]

«Мөхәррәм» мәчете (рус. Мечеть «Мухаррам» г. Ленинск-Кузнецкий) ― Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Мөхәррәм» мәхәлләсе карамагында.

Күмер чабучылар шәһәре Ленинск-Кузнецкийда (1925 елдан шәһәр) 92 244 кеше яшәгән (2021), шуларның 10 % ын мөселманнар тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960―1970 елларда шәһәрдә мулла Шәвәли хәзрәт картларны фатирлар буйлап намазларга җыйган. Аннан соң дини йолаларны Зиннур хәзрәт Фәләхов, Миңнеәхмәт Әхмәтшин (2011 елда вафат) үткәргән.

Мәчет проекты 1994 елда ук әзер була, ул вакытта мөселман җәмгыятенең оештыру җыелышы уздырыла, Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә беренче «Мөхәррәм» мәхәлләсе оештырыла. Туган шәһәрендә мәчет төзү башлангычы белән эшмәкәр, төзелеш компаниясенең элеккеге баш энергетигы, хәзер мәхәллә идарәсе рәисе Мингали Хәнифулла (Канифула) улы Хәйруллин чыккан (Ленинск-Кузнецкийда туган, әтисе һәм бабасы 1930-елларда Татарстаннан сөргенгә җибәрелгән, әнисе абыстай булган). Мәчет төзү идеясе белән канатланган Мингали Хәйруллин Ислам гыйбадәтханәләре булган шәһәрләрдә була, аларның архитектурасы белән таныша, аннары Уфага Диния нәзарәтенә бара, анда аңа берничә мәчет проекты тәкъдим ителә һәм мөселман җәмгыяте теркәү өчен документлар исемлеге бирелә. Ул 24 метр биеклектәге манаралы ике катлы таш мәчетнең типовой проектына туктала. Участок алу өчен, проектны төрле шәһәр хезмәтләре белән килештерү, төзелеш материаллары өчен акча җыюга күп вакыт киткән.

Мәчетнең беренче ташын салу тантанасы нәкъ ун елдан соң ― 2004 елда була. Мәчет шәһәр читендә мөселман зираты янында төзелгән. Төзелеш эшләре җирле шахталар ярдәме белән, эшмәкәрләр акчасына, дин тотучыларның иганәләренә башкарыла.

2024 елда да әле мәчеттә төзелеш эшләре башкарыла. Икенче гөмбәз ясау һәм урнаштыру, икенче кат түбәсен тимер чирәп белән ябу һәм җылыту, электр челтәре уздыру, җылылык системасы урнаштыру, идәннәрне эшләү, диварны тигезләү, тәрәзәләр урнаштыру эшләре өчен акча җыю бара[1].

Мәчет исеме мөселман (ай) календарендагы беренче Мөхәррәм (гарәп. محرّم‎) ае хөрмәтенә аталган.

Имам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2010 елдан имам-хатыйб Юныс Халиков (Таҗикстаннан, армиядән соң финанс техникумын тәмамлаган, Турсунзадә алюминий заводында эшләгән, 2000 елдан Россиядә яши, дини белемне әтисеннән өйрәнгән, ул үз чиратында Сталин репрессияләре елларында Идел буе төбәгеннән Урта Азиягә күченгән татар муллаларыннан иман нигезләрен үзләштергән булган).
  • Хәзерге имам-хатыйб Радик улы Дамир хәзрәт Мамин[2].

Соңгы елларда Таҗикстаннан хезмәт миграциясе хисабына мөселманнар саны арткан.

Шәһәрдә гыйбадәт бүлмәсе арендалаучы Төньяк Кавказ вәкилләреннән торучы дини җәмгыять тә «Мөхәррәм» мәчетенә күченергә теләк белдергән.

2018 елда Ленинск-Кузнецкий шәһәренең 42нче ЛИУ территориясендә ислам динен тотучы хөкем ителгәннәр өчен мәчет (намаз бүлмәсе) ачылган[3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]