Паккайне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паккайне latin yazuında])
Файл:Паккайне.jpg

Паккайне (кар. Pakkaine) — карел кышкы әкият герое, татар Кыш бабае аналогы.[1][2] Карел теленнән тәрҗемә иткәндә Паккайне «суык» дигәнне аңлата. Башка «коллегаларыннан» аермалы буларак, ул сакалсыз яшь ир-ат[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кышкы карел тылсымчысы Паккайне Олонецта яши. Бу шәһәрдә ел саен «Олонецкие морозные игры» фестивале үткәрелә.[3]

Паккайнега игелекле сихри эшләрдә аның тугры дусты Луминайне ярдәм итә.[3]

Паккайне турында риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паккайне турындагы риваять борынгы түгел. Ул Олонец карел-ливвиклар Милли музее хезмәткәрләре тарафыннан туган шәһәрләрендә кышкы туризмны үстерү өчен уйлап табылган.[4]

Бу риваять буенча Олонецка бервакыт сәүдәгәрләр арбасы кайткан. Ул кыш бик салкынбула. Кинәт кенә бер сәүдәгәрнең хатыны бала таба башлаган. 1 декабрьдә чанада көчле һәм сәламәт малай туа. Яңа туган бала авыр юлны җиңел кичерә һәм юлда кәефсезләнми.[5]

Һәм аны әти-әнисе йортына алып кергәч кенә, ул беренче тапкыр елый, әмма озакка түгел. Бәхетле әти һәм әни әкият сәяхәте истәлегенә үз малайларына Паккайне (Суык) исемен бирергә булалар.

Малай нык һәм сәламәт булып үсә. Ул уйнарга төшәргә ярата һәм яшьтәшләре белән бергә уйный башлый, кышкы уеннар һәм ярышлар вакытында һәрвакыт беренче була. Ә үскәч, ул шат күңелле егет булып китә, күп кенә җирле гүзәл затлар яшерен генә аңа гашыйк булалар.

Егет әтисе эзләреннән бара, сәүдәгәр була һәм уңышлы сәүдә итә башлый. Башка якларга алып бара һәм анда искиткеч Олонец бәйләмнәрен сата. Аннан ул бу якларга моңарчы күрелмәгән диңгез аръягы товарларын алып кайта. Ә бәйрәм көннәрендә Паккайне якташларын бик сөендерергә тырышкан. Олонецлылар аны тере акыл, күңелле холкы һәм яшь шуклыгы өчен яраталар.

Паккайненың бер гадәте була: ул көзгегә карарга ярата. Бу гадәтен ул ерак сәяхәтләрендә дә үзгәртмәгән. Һәм менә шул көзгеләрдә Олонец сәүдәгәренең могҗизалы чагылышы шулай кала.[6]

Паккайне Олонецта өйдә ял иткәндә, аның ерак илләрдән һәм шәһәрләрдән күпсанлы чагылышлары аның янына очып килә. Һәм сәүдәгәрнең туган җирендә алар ярышлар оештырганнар һәм бер — берсе белән сугышканнар, аларның кайсысы иң җитез һәм көчле икәнен исбатлаганнар. Ә Паккайне үзе моңа карый, көлде. Ул монда чын Паккайненың кем икәнен төгәл белгән.

Бу заманча легенда 1999 елда Олонецта «Олонецкие морозные игры» фестивален үткәрү өчен нигез булып тора. Шул вакыттан бирле бирегә ел саен Кыш бабайлар килә, алар мавыктыргыч ярышларда катнаша.[3]

Күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Паккайненың тере образы барлыкка килә. Озак эзләнүләрдән соң Валерий Куцабов сайлана, ул беренче Олонец уеннарында ук Кыш Бабай ролен башкара.[4]

Паккайне өчен костюмны Петрозаводск дизайнеры Ирина Порошина эшләгән. Үз һөнәрендә ул озак вакыт Карел милли костюмы белән шөгыльләнә.

Дизайнер нигез итеп XIXII гасыр сәүдәгәренең Кызыл костюмын ала. Карел кышкы сихерчесе образы үзенчәлекле булып чыга. Паккайне башка Кыш бабайлардан бик нык аерылып тора. Алар — ак сакаллы бабайлар, ә ул — көч чәчәк аткан яшь егет. Башка «коллегалары» тун һәм башлык кияләр, Паккайне исә җылы кафтан кигән, башында модалы картуз.

Паккайне Россия буйлап күп сәяхәт итә, төрле бәйрәмнәрдә һәм чараларда актив катнаша. Тугры ярдәмчесе Луминайне белән бергә балалар һәм социаль учреждениеләргә йөри. Бөек Устюгка Кыш Бабайның туган көненә килә.[3]

«Олонец салкын уеннары» фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр ел саен, Паккайненың туган көнендә, Олонецта «Олонец салкын уеннары» фестивале уза. Төрле елларда фестивальгә Бөек Устюгтан Россия Кыш Бабай, Байкал Кыш Бабае, Сосновоборск Мороз Добродеевич, шул ук Карелиядән Халла бабай, Лапландиядән Санта Клаус килә. Фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән күп санлы Кыш бабайлар ярышлары уза.[3]

Фестиваль кысаларында «Морозный футбол» һәм «Морозные заплывы» кебек чаралар уза, алар кунакларга аеруча истә кала.[3]

Резиденциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паккайне резиденциясе булып Олонец Милли музее янындагы сәүдәгәрләр ишегалды тора.[7] Резиденция 2014 елда ачылган һәм ике төп бинадан тора: сәүдәгәрләр кибете һәм Яңа ел келәтләре.[8]

Паккайне сәүдәгәрләр йортында ул туган чаналар бар. Паккайнның агач велосипеды, шулай ук гадәти булмаган әйбер бар: «могҗиза — акча». Кем бу әйбергә кагылса, ул бәхетле булачак.

Резиденциядә паккайненың ярдәмчесе булып кунакчыл Луминайне тора. Ул Паккайн турында сөйли, резиденция буйлап экскурсияләр оештыра. Луминайне кунакларны сәүдәгәр һөнәренең нигезләре белән таныштыра, тылсымлы әйберләрнең серен сөйли.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Паккайне» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.