Портал:Экология/Шәп мәкалә
Гринпи́с (ингл. Greenpeace — «яшел тынычлык») — табигатьне саклау максатыннан төзелгән халыкара иҗтимагый оешма. Ванкуверда 1971 елның 15 сентябрендә Дэвид Мактаггарт тарафыннан оештырыла.
Оешманың төп максаты — глобаль экологик проблемаларын чишүгә ирешү, шушы проблемаларга хөкүмәт һәм җәмгыять игътибарын арттыру.
Гринпис финанс ярдәмне фәкать фикердәшләр тарафыннан ала, принципиаль рәвештә дәүләт структураларыннан, сәяси фиркаләрдән, бизнестан акча алмый.