Эчтәлеккә күчү

Рамаяна (китап)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамаяна (китап) latin yazuında])
Рамаяна
Автор:

Вальмики

Оригинал теле:

рус теле

Нәшер итүче:

Гаудия-Веданта Пресс

Чыгарылыш:

1999

ISBN:

5-93617-001-2

Вальмикиның Рамаяна китабында борынгы Һинд дине эпосы "Рамаяна" китерелгән. Башта бу китапның өлешләре нинди вакытта укыласы турында әйтеп кителгән, догаларның Санскрит әйтелеше китерелгән. Шуннан соң "Рамаяна"ның тексты китерелгән. Укучы өчен аңлашылмаган төшенчәләрнең мәгънәсе текст астында аңлытып бирелгән.

"Асыллык һәм сафлык белән тулы Рамаяна"ны укучы бөтен гөнаһларыннан арыныр һәм токымы белән күкләргә ирешер.
Рамаяна (Бала-канда, 1)

Хәзергәчә кадәр "Рамаяна" һәм "Махабхарата" бөек эпослары кебек кешеләргә тирән һәм озак йогынты ясаган китапларны белмим.
Джавахарлал Неру

"Рамаяна"ның бөек каһарманы "Рама" безгә шатлык китерә, чөнки аның бөеклеге йөрәккә орына.
Рабиндранат Тагор

"Рамаяна" җир тормышының кечкенә ваклыларын ача, һәм аларга зур рухи мәгънә бирә...
Ауробиндо Гхош

Вазифа һәм нәфес, мәкер һәм турылык, шиклелек һәм тугърылык конфликтлары "Рамаяна"да шулкадәр җанлы һәм дөрес итеп күрсәтелгән ки, ул безне хәтта хәзер мең еллар үткәч дулкынландыра. Аның искиткеч вакыйгаларында, аның каһарманнары язмышларында үзебезне һәм әйләнә-тирә тормышыбызны таныйбыз.
П.А.Гринцер (Һинд дине белгече, филология фәннәре докторы)