Сурхури

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сурхури latin yazuında])
Сурхури
Кабул ителү урыны Россия

Сурхури (рус. Сурхури, чуаш. Сурхури) — кышкы кояш торуы чорында билгеләп үтелә торган кышкы циклның борынгы чуаш бәйрәме. Болгар-македон бәйрәме Сурваки (Нова година — Яңа ел) белән кисешә.[1]

Сурхури гадәттә бер атна дәвамында бәйрәм ителә, святки бәйрәменә охшаш. Христиан динен кабул иткәннән соң, бәйрәм христиан Раштуасы (Раштав) белән туры килә һәм суга чумуга кадәр дәвам итә (чуваш. Кăшарни, Шуçи).[1]

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүзнең этимологиясе гади, «сурăх ури» — чувашчадан «сарык аягы» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көнендә барысы да «ышанулар» белән үрелеп бара, шуларның берсе, мәсәлән: караңгы абзарда сарыкның аягыннан тоталар, әгәр сарык ак төстә булса, булачак ир яки хатын сары чәчле, кара төстә булса, кара чәчле булачак дип фаразлана.[1]

Бәйрәм итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йола киләсе елга игенчелек һәм терлекчелек эшчәнлегенә бәйле колядкалар, күрәзәчелек һәм алкышлар (халык авыз иҗаты жанры) белән бәйле ритуал гамәлләр комплексыннан гыйбарәт, яшьләр үзләренең булачак парларын билгелиләр. Бәйрәм төрле чаралар белән үрелеп бара, «Сурхури» эпитетларының берсе «Хăратмалли кун» (куркыту көне) була, бу атнада чуаш балалары маскарад костюмнары киеп, төнге урамнар буйлап йөриләр, йорт тәрәзәләренә шакыйлар, тавышлар чыгаралар, кыңгыраулар чыңгылдаталар, җырлыйлар һәм бииләр, узып баручыларны куркыталар. Тәрәзәгә шакыганда яшьләр Американың Хэллоуин бәйрәмендә кебек үк сорау бирәләр: татлымы, әллә чирканыч нәрсәме? Алар нигездә пироглар, ярма, борыч, май, тоз, яшьләр шулай ук колмак, солод сорыйлар. Әгәр хуҗалар мәрхәмәтсез булып чыкса, йолада катнашучылар сатирик җырлар башкаралар һәм мәсәлән, ат чаналарын печән өеме башына алып менәргә, утын әрдәнәсен сүтеп, таратырга, вак хулиганлык белән шөгыльләнергә мөмкиннәр. Шулай итеп, «Сĕрен» бәйрәмендә кебек явыз караңгы рухларны куып чыгаралар, ягъни караңгылыкны куалар, аннан соң якты көннәр арта, ә кичләр кыскара башлый.[2]

Бу шулай ук күрәзәчелек белән дә үрелеп барган: Сурăхури йоласында караңгы абзарда сарыкның аягыннан тотканнар, сарык йоны төсе булачак кияү яки кәләш чәчләрен, сары яки кара төстә итеп күрсәткән. Çĕрĕ яны — балдакларны суга төшерәләр, шуннан соң кемнең кемгә кияүгә чыгачагын хәл итәләр. Кĕçатă пени — итек ыргыту, кайсы якка аяк башы күрсәтсә, шул якта парың яши дип уйлаганнар.[1]

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу бәйрәм, мөгаен, протоболгарның Сурваки (Сурăхĕ) яки Сурвакане (сурăх кунĕ — сарык көне) йоласы булып торадыр.[1]

Хёл Мучи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуашстан Республикасында Чебоксардан ерак булмган авылда Хёл Мучи яши. Аның утары Кшауши авылында «Ясна» этноконфесиоаль биләмәсендә урнашкан.[3] Декабрь уртасыннан гыйнвар уртасына кадәр Чуашстанда, «Ясна»да «Хĕл Мучига кунакка» бәйрәм яңа ел программасы уза, ул чуаш халык бәйрәме «Сурхури» (сарык аягы) традицияләре белән тыгыз бәйләнгән[4]. Борынгы заманда, бу бәйрәмдә, чуашлар абзарга кереп, сарыкны аягыннан тотарга тырышканнар. Әгәр акны тоткан булсам, яңа елда бәхет көтә, әгәр караны тоткан булсаң, бәла көт дигәннәр.[5] Бәйрәмнәр ачык һавада һәм бина эчендә уза. Урамда Яңа ел әйлән-бәйләннәре оештырыла, кунаклар Карлы тауларда һәм тирбәлешләрдә шуалар. Шулай ук алар төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашалар. Шуннан соң резиденциягә килүчеләр җылы бүлмәләргә керә. Анда алар Хель Мучи музыкаль театры һәм халык һөнәрләренең яңа ел остаханәсе буенча экскурсияләр ясый башлыйлар. Ач кунаклар аш бүлмәсенә баралар, анда алар чуваш милли аш-суыннан авыз итә алалар. Хель Мучи резиденциясендә почта бар, анда үтенечләр һәм теләкләр белән хатлар җибәрергә мөмкин.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Скворцов М. И. Культура чувашского края. Чебоксары, 1995. ISBN 5-7670-0697-0.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]