Тургай кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тургай кошлар latin yazuında])
Тургай кошлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Alaudidae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][4][…]
Югарырак таксон певчие воробьинообразные[d]
Таксонның халык атамасы lerkefamilien
Номенклатура кодексы Зоологик номенлатураның халыкара кодексы[d]
 Тургай кошлар Викиҗыентыкта

Тургай кошлар (лат. Alaudidae) — чыпчыксыманнар отрядыннан сайрар кошлар семьялыгы.

15 ыруг һәм 75 төрне берләштерә. Башлыча, Азия, Европа һәм Африкада таралганнар. Тургай кош юка һәм туры томшыклы, арткы бармакларының озын тырнаклы булуы белән аерылып торалар.

Кечкенә яки урта зурлыктагы кошлар: гәүдә озынлыклары 12–25 см, авырлыгы 15–80 г. Тән төзелеше нык, муены кыска, башы зур. Канатлары озын, киң, алар тиз очуны тәэмин итәләр. Томшык күренеше төрле-төрле. Йон-каурыйлары җир төсендә, бүксә һәм күкрәкләре тимгелле. Тургай кошның күп кенә төрләренең ата затлары өчен оялау территориясе өстеннән сайрап, дерелдәп очу хас.

Төрләренең тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тургай кош — ачык киңлекләрдә: кыр, болын, дала, ара-тирә урман буйларында һәм аланнарында яшәүчеләр. Татарстан территориясендә 4 төре: сабан тургае (Alauda arvensis), урман тургае (Lullula arborea), бүрекле тургай (Galerida cristata), мөгезле тургай (Eremophila alpestris) очрый.

Аеруча сабан тургае киң таралган. Кошчык соргылт-көрән-чуар, тәбәнәгрәк киң бүрекчәле. Гадәттә, апрель башында, карлар эреп, җирләр күренә башлагач очып килә. Коры үлән түшәлгән ояларын җирдә ясыйлар. 4–6 йомырка салалар. Йомыркалар өстендә ана зат утыра. Кош балалары чыкканда ук куе йон белән капланган булалар, тиз үсәләр, 9–10 көннән ояларын ташлап чыгалар. Күп кенә кошлар елына 2 оя бала чыгаралар. Филчекләр һәм башка кыр культуралары корткычлары кош балалары өчен азык булып тора. Калган вакытта тургай кошлар, нигездә, кыяклылар һәм башка үлән орлыклары белән туеналар. Көзгә таба алар төркем булып җыелалар һәм, очып киткәнче, кыр-болыннарда күчеп йөриләр.

Урман тургае кечерәк гәүдәле, аксыл-сары кашлы, кыскарак койрыклы булуы белән аерыла. Урман аланнарында, кисенделәр, сирәк агачлы наратлыкларда яши. Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан районнарында, Казан тирәсендә очрый. Сабан тургаеннан 10 көн чамасы соңрак, гадәттә, апрель уртасында, урманнарда җирләр күренә башлагач килә. Оясын җирдә кора. 3–5 йомырка сала. Күбесенчә бөҗәкләр белән туклана. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Мөгезле тургайның башында үзенчәлекле кара «мөгезчекләр» (исеме шуннан) бар. Чуар кош, сыерчыктан шактый кечерәк. ТР территориясендә язгы-көзге очып килү-китүләр вакытында гына күренә.

Бүрекле тургайның башында биек бүрекчеге бар. Сирәк кенә Казан әйләнә-тирәсендә очрый.[5]

Ыруглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядә очрый торган төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. Тургай кошлар :: Татарская энциклопедия TATARICA